ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарлары «Татар-дозор» квест-уенында катнашты

29 октябрь 2019, 10:31

Чараны «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыятенең яшьләр канаты оештырды.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Самара шәһәренең тарихи урыннары буйлап «Татар-дозор» квест-уены үткәрелде. Чараны «Туган тел» Самара өлкә татар җәмгыятенең яшьләр канаты оештырды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Чарада катнашырга теләгән кешеләр Самарадагы Тарихи мәчет янында җыелды. Квест нәкъ менә шунда башланып китте. Маршрут кәгазьләрен алгач, командалар юлга кузгалды. Чарада катнашучыларга оештыручылар әзерләгән биремнәрне үтәргә, логик фикерләү сәләтен һәм татар мәдәниятен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтергә туры килде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10