ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния нәзарәтендә хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтәләр

29 октябрь 2019, 08:46 , Фото: dumrt.ru

Диния нәзарәтендә хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтәләр Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә узачак.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Республикабыз мөфтияте хатын-кызлар өчен "Коръән укырга өйрәнәбез" тизләтелгән курсларын башлап җибәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге курслар "Ислам. Беренче адымнар" масштаблы проектының дәвамы булып тора. Аның кысаларында курсларны тыңлаучылар Ислам нигезләре һәм намаз уку тәртипләрен берничә дәрес дәвамында өйрәнәләр. Курсларга 30га якын хатын-кыз язылды.

Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (таджвид кагыйдәләре), "Идгам", "Мад" кагыйдәләр төркеме, каты һәм йомшак хәрефләр, тукталыш кагыйдәләре һәм билгеләре буенча алты дәрес үткәрү планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10