ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәйдә сәләтле балаларны хөрмәтләделәр

29 октябрь 2019, 05:11 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә сәләтле балаларны хөрмәтләделәр Интеллектуаль форумнарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга һәм аларның остазларына акчалата бүләкләр тапшырылды.

(Зәй, 29 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәйдә “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте “Сәләтле балалар” хәйрия фонды призерларының XV слеты үтте. Анда тугыз районнан төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңышка ирешкән укучылар (155 укучы) һәм аларның укытучылары катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Слетның программасы шактый кызыклы һәм үз эченә күптөрле чараларны алган иде. Башта шәһәрнең 7нче мәктәбендә районнардан килгән укучылары өчен 3 мәйданчыкта мастер- класслар оештырылды.

“Нефть кухнясы”, “Һөнәри юнәлеш” һәм “Нанотехнологияләр әлифбасы” дип аталган мастер-класслар укучылар күңеленә хуш килде. Балалар белән Мәскәү уку йортларыннан килгән белгечләр эшләде.

Слетның пленар өлеше “Энергетик” Мәдәният сараенда уздырылды. Сәләтле балалар һәм аларның укытучыларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Ул чыгышында “Сәләтле балалар” фондының иң игелекле традицияләргә нигезләнеп, балаларга максатларына ирешер өчен старт бирүен әйтте.

“Татнефть” ААҖенә иҗади эшләүче укытучыларга ярдәм итүе өчен район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән рәхмәт белдерде, ә бирегә җыелган укучыларны республика горурлыклары дип атады, укучыларга үз сәләтләрен алга таба да үстерүләрен, киләчәктә республика, Россиянең абруйлы югары уку йортларына кереп укуларын теләде.

Интеллектуаль форумнарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга һәм аларның остазларына акчалата бүләкләр тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10