ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбәнкамалылар Санкт-Петербургта үз стратегияләрен тәкъдим итә

29 октябрь 2019, 09:15 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбәнкамалылар Санкт-Петербургта үз стратегияләрен тәкъдим итә
Каенлы авыл җирлеге стратегиясе программасына 100 башка исәпләнгән кәҗә фермасы төзү кертелгән.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербургта Стратеглар форумы уза. Анда Түбән Кама районының Каенлы авыл җирлеге дә социаль-икътисади үсеш программасын тәкъдим итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

2019-2025 елларда бизнес, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә 16 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Каенлы авыл җирлеге стратегиясе программасына 100 башка исәпләнгән кәҗә фермасы төзү, суүткәргеч челтәрне реконструкцияләү, күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрендә юлларны ремонтлау, җәмәгать урыннары булдыру, эшмәкәрлекне үстерү һәм башкалар кертелгән. 

 

Түбән Камадан тыш, номинациядә тагын ике финалист бар.

Сүз уңаеннан, Каенлы җирлегенә 1918 елда нигез салынган һәм хәзер ул Түбән Кама районында халык саны буенча өченче урында тора. Анда 2 062 кеше яши.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10