ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Самара татарлары Рәфгать Әһлиуллинны искә ала

29 октябрь 2019, 07:00 , Фото: samtatnews.ru/

Самара татарлары Рәфгать Әһлиуллинны искә ала “Бердәмлек”нең беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның вафатына 31 октябрьдә бер ел була.

(Казан, 29 локтябрь, "Татар-информ"). Самара татарлары “Бердәмлек”нең беренче мөхәррире  Рәфгать Әһлиуллинны искә ала. 31 октябрьдә аның вафатына бер ел була. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Ярты ел элек кенә газетаның яңа дизайнын эшләп чыгардык. Ул кемгәдер ошады, кемдер өнәп бетермәде, элеккечә калдырырга иде, дип үз фикерен әйтте.

"Мәрхүм Рәфгать абыйга верстка ошамаганда: “Утызынчы еллар газетасы ясап куйгансыз!” – дип ачуланганын хәтерлим. Дөресе шул — дөнья алга бара һәм аның арбасыннан төшеп калырга, XXI гасырда үткән гасырдагыча эшләргә ярамый. Рәфгать абыйга бу яңалык ошаган булыр иде, дип уйлыйбыз", дип яза Эльмира Шәвәлиева.

Быел март башында Халыклар дуслыгы йортында "Бердәмлек"нең 1500нче саны чыгуга багышлап уздырылган матбугат конференциясе коллективыбызга дәрт-дәрман өстәп җибәрде. Өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелып килгән милләттәшләребез белән сөйләшү конструктив булды һәм безне күп үзгәрешләргә этәрде.

Февраль башыннан газетаның утыз еллыгы да бәйрәм ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10