ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда грант алган укытучылар үз проектлары белән таныштырды

29 октябрь 2019, 08:18 , Фото: aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда грант алган укытучылар үз проектлары белән таныштырды 2019 елда Азнакай районында 20 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды.

(Азнакай, 29 октябрь, "Татар-информ", "Маяк", Резеда Шәрипова). ​​​​​​​ 28 октябрьдә Азнакайның 7нче урта мәктәбе базасында грант алган укытучыларның район форумы узды. Башта алар дүрт мәйданчыкта уку елы дәвамында гамәлгә ашырылачак үз проектлары белән таныштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пленар өлештә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, Идел буе төбәкара үзәге директоры, профессор Рәис Борһанов катнашты. Анда укытучылар алдында торган стратегик бурычлар хакында сүз барды.

2019 елда Азнакай районында 20 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантына ия булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10