ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Оренбургта “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

29 октябрь 2019, 00:37 , Фото: tatar-congress.org/

Оренбургта “Әбекәй – матуркай” өлкә бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды Анда өлкәнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан 50 яшьтән алып 70 яшкәчә сигез уңган-булган әбиләр катнашты.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ").Оренбургның Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында “Әбекәй – матуркай” өлкә конкурсының финалы тәмамланды.  Жюри өлкәнең иң-иң әбекәен игълан итте. “Супер әбекәй – 2019” гран-при Әсәкәй районыннан Руфия Касыймовага бирелде.Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы"  сайтында хәбәр ителә.

Анда өлкәнең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан 50 яшьтән алып 70 яшкәчә сигез уңган-булган әбиләр катнашты.

Әйтергә кирәк, “Татар кызы”, “Татар кызчыгы”, “Әбекәй-матуркай” кебек күп көч, вакыт һәм шактый матди чыгымнарны да таләп иткән өлкә күләмендәге мондый чараларны уздыруда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Абсалямованың роле бик зур. Оренбург җәмәгатьчелеге, актив эшчәнлеген күреп, аңа сокланып туя алмый.

Алып баручылар әбекәйләребезгә "Үзем турында үзем", "Иҗади бәйге", "Аш-су бәйгесе", "Бишек җыры" конкурслары буенча көчләрен сынап карарга тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның күңел биреп, ныклап хәзерләнгәннәре күренеп тора иде.

Туып-үскән яклары, гаиләләре, балалары, оныклары турында да тәэсирләнеп сөйләделәр, моңлы итеп халкыбыз җырларын да башкардылар, өздереп биеделәр дә. Ә инде “Бишек җыры” биременә, балалары һәм оныклары катнашында чын театрләштерелгән тамаша алып килгәннәр.

Әбиләребезгә иң хуш килгән бәйге, ул да булса аш-судыр. Оныкларны кадерләп, тәмле итеп милли ашларыбыз белән сыйлаудан да зуррак бәхет юктыр алар өчен. 

Өлкәдә икенче тапкыр үткәрелгән бу бәйгенең максаты – әбиләребез катнашындагы шушы чара аша үсеп килүче оныкларыбызга халкыбызның матур йолаларын җиткерү. Ул, әлбәттә, дәвамлы булачак. Оештыручылар бүгеннән инде киләсе бәйгедә нинди номинацияләр, нинди биремнәр булачагы турында фикер алыша башладылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10