ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургта Франциядә белем алган беренче татар кызы турында сөйләделәр

29 октябрь 2019, 03:20 , Фото: tatar-congress.org

Санкт-Петербургта Франциядә белем алган беренче татар кызы турында сөйләделәр Сара Шакулова Франциядә механника профессоры фәнни дәрәҗәсен алган.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьда Санкт-Петербургта Франциядә, Сорбоннада укыган беренче татар хатын-кызы Сара Шакулова турында әдәби лекция үткәрде.Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Докладны Санкт-Петербургтагы К.Насыйри үзәгенең методисты —  Альбина Фәхразиева укыды.

Сара Шакулова Франциядә механника профессоры фәнни дәрәҗәсен алган. Ләкин Россиядә аның чит илдә алган югары белеме саналмаган, һәм аңа, үз белемнәрен күрсәтү һәм укыту мөмкинлегенә ирешер өчен, Мәскәү Император Университетында яңадан имтиханнар тапшырырга туры килгән.

Ул күп укыды, үз белемнәрен камилләштерергә тырышты, төрле дипломнар һәм сертификатлар алды, БАССР мәгариф халык комиссары урынбасары һәм професссиональ техник белем буенча баш идарә мөдире, РСФСР мәгариф халык комиссариатының милли мәктәпләр бүлеге инспекторы булып эшләгән.

Сара Шакулова Мәскәүдәге атаклы Асадуллаев йортында урнашкан Н.Нәриманов исемендәге беренче татар урта мәктәбен оештырган, татар мәктәпләре өчен математикадан дәреслекләр, яшьләр тәрбиясенә багышланган мәкаләләр язган, күп укыткан һәм башкаларга мәгърифәт тараткан. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10