ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сургутның "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге кул эшләренә өйрәнергә чакыра

29 октябрь 2019, 06:08 , Фото: tatar-congress.org/

Сургутның Быел татар халкының чигү үрнәкләрен, сөлгеләр чигәргә, калфак тегү, төсле тасмалар белән чигү, бисер белән чигү серләренә төшенергә ниятлиләр.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Сургут шәһәре "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге быел да үз эшен дәвам итә. Ханымнар Бажов урамы 31 йортта урнашкан татар үзәгендә якшәмбе 15:00, чәршәмбе 16:00 сәгатьләрдә җыелып, кул эшләренә өйрәнергә ниятлиләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Әгәр дә кул эшләренә өйрәнегә, безгә кушылырга теләсәгез, языгыз. Быел татар халкының чигү үрнәкләрен өйрәнербез, сөлгеләр чигәрбез, өстәвенә бәйләм бәйләү, калфак тегү, төсле тасмалар белән чигү, бисер белән чигү, шәл бәйләү, мунчала бәйләү кебек дәресләргә дә өстенлек бирелер. Дәресләр түләүсез", диде "Ак калфак" әгъзалары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10