ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре юбилеен билгеләп үтте

29 октябрь 2019, 01:23 , Фото: tatar-congress.org/

Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре юбилеен билгеләп үтте Юбилярга "Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен" Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). 26 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең мәдәният үзәгендә Марий Эл Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гәрәй Мәгъсүмҗановның иҗат кичәсе узды. Бәйрәм Республика татар мәдәният үзәгенең сәнгать җитәкчесе, "Сандугач" халык коллективы җитәкчесе, "Хәзинә" гөслә ансамбле җитәкчесе Гәрәй Габдрахман улына 60 яшь тулу уңаеннан үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә бик матур, бай эчтәлекле итеп оештырылган. Кунаклар Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин, Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин, талантлы баянчы Дамир Габдрахманов, Мари гөсләчеләре ансамбле, "Сандугач" халык коллективы, "Хәзинә" татар гөсләчеләре ансамбле чыгышларын карый алды.

Мәртәбәле кунаклар арасында "Медведевск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы, муниципаль район депутатлары җыелышы рәисе Рүзәл Усманов, Марий Эл Республикасы мәдәният министры Константин Иванов, Бөтендөнья татар конгрессының Республика иҗтимагый Фонды директоры Сәрия Зиннәтова, Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм башкалар бар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев һәм шәхсән үз исеменнән Сәрия Зиннәтова юбилярны котлап, "Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен" Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10