ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын җиңде

28 октябрь 2019, 21:42 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

“Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын җиңде “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” – “Амур” уены 3:1 исәбенә тәмамланды.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак Барс” хоккейчылары Хабаровск шәһәренең “Амур” командасын 3:1 исәбе белән отты. Уен Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Бүгенге матчка, “Ак Барс” капитаны буларак, Джастин Азеведо чыкты, Данис Зариповка ял бирелде.

“Ак Барс”ның бүгенге көндәшләренең составында Казан җанатарларына таныш хоккейчылар бар иде. Михал Йордан, Никита Язьков һәм Денис Голубев – “Ак Барс” өчен уйнаган хоккейчылар. Данил Фәйзуллин беренче профессиональ адымнарын Казанда ясаган. Ә “Ак Барс” составында 2015-2018 елларда “Амур” өчен уйнаган Олег Ли бар иде.

“Амур”ның составына кагылышлы тагын бер кызыклы факт: командада абыйлы-энеле чех хоккейчылары Томаш, Гинек Зогорналар һәм игезәкләр Владислав, Вячеслав Ушениннар уйный. Алар дүртесе дә “Амур” өчен иң күп алка кертүче хоккейчылар рәтенә керә.

Беренче период. Уенның өченче минутында “Амур” капкасына алка керде, тик видеокабатлаудан соң, ул кагыйдәләр буенча кермәгәне ачыкланды. Джастин Азеведо кәшәкәсен югары күтәргән булып чыкты. Алтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье исәпне ачты (1:0). Унберенче минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан гол кертте (2:0).

Икенче периодның беренче секундларында ук Кирилл Рассказов күпчелектә уйнаганда “Амур” өчен алка кертте (2:1). Ундүртенче минутта “Ак Барс” уенчысы Михаил Глухов командасын тагын бер алкага алга чыгара алды (3:1).

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Ли, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Э. Галимов, Педан – Фазылҗанов;
Кара – Глухов – Фисенко (Воеводин), Журавлёв.

“Амур”:
Лангхамер (Аликин);
Фәйзуллин – Т. Зогорна – Г. Зогорна, Йордан – Витасек;
Вл. Ушенин – Вяч. Ушенин – Горшков, Кондратьев – Корягин;
Язьков – Голубев – Лазарев, Шуленин – Коробов;
Кацуба – Рассказов – Руденков, Александров.

Киләсе уенны “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. Казан хоккейчылары Владивостокның “Адмирал” командасын кабул итәчәк. Матч 30 октябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10