ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Путин Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгына орден тапшырды

28 октябрь 2019, 20:37 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Путин Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты башлыгына орден тапшырды «Хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Шамил Гафаров зур бүләккә лаек булды.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары – Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Мактау ордены белән бүләкләнде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шул хакта указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Шамил Гафаровка орденны «Хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» бтапшыралар.

Шул ук указ белән Татарстанның ике кешесенә II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бирелде. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе махсуслашкан оператив дежурлык бүлегенең суд приставы Юлия Грачева («законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары өчен») мактаулы бүләккә ия булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10