ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Казанда кискен суытачак

28 октябрь 2019, 18:50 , Фото: архив/Михаил Захаров

Иртәгә Казанда кискен суытачак
 Дүшәмбе көнне шактый бәла-каза китереп чыгарган көчле җил сишәмбе көнне басылачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген, дүшәмбе көнне, Татарстанга Арктикадан килгән салкын һава керде. Нәтиҗәдә, иртәгә, сишәмбе көнне кинәт салкынаю көтелә - тәүлекара температура тайпылышы 10 градус булачак. Бу хакта «Татар-информ»га география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Мондый кискен күчеш күптән булганы юк иде инде. Тәүлеклек дәвамында температура 10 градуска үзгәрә. 28 октябрьдә иртән Казанда 10-12 градус җылы булды, ә 29 октябрьдә көндез максималь температура 2 градус булачак», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, 28 октябрьдә Татарстан киң циклонның көньяк перифериясенә эләккән, шулай ук салкын фронтлар йогынтысында ул зур тизлек белән көнчыгышка китә. Хәзер температура кискен кими, зур тирбәлешләр һәм контрастлар күзәтелә.

«Зур циклон эчендә төньяк-көнбатыш циклоны бар иде, түбән басым өлкәсе формалашты, көчле җилләр барлыкка килде. Төш вакытына КФУ метеостанциясе янында җил секундына 24 метр тизлектә исте. Дүшәмбе көнне күп бәла китергән көчле җил, сишәмбе көнне басылачак», - диде Переведенцев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10