ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверын төзекләндерү тәмамланган

28 октябрь 2019, 18:01 , Фото: Илдар Бикуев

Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверын төзекләндерү тәмамланган Киләсе елга яз азагында биредә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куярга ниятлиләр.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикә скверында реконструкция тәмамланган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рязань өлкәсе һәм Касыйм шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев хәбәр итте.

“Бездә яхшы яңалык бар. Скверда реконструкция эшләре төгәлләнде. Ут кертелде, прожекторлар куелды, эскәмияләр унаштырылды. Йолдыз рәвешендә ясалган постамент яктыртылып торачак. Скверның территориясе яшелләндерелде, чәчәкләр, куак-агачлар утыртылды. Сөембикәнең яраткан җимеше дип саналган гөлҗимеш куагы да бар”, - диде Илдар Бикуев.

Сквердагы эшләрнең икенче этабы – Сөембикәгә һәйкәл кую. Аны беркетү урыны инде әзер, әлегә аны каплап торганнар. “Без аны май ае, июнь башларында куярга ниятләп торабыз. Татарстан җитәкчелеген дә, Россия мөселманнары Диния нәзарәтен дә чакырачакбыз. Һәйкәл кую эшендә Татарстан Хөкүмәте дә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бу Касыйм шәһәре татарлары гына түгел бөтен татарлар өчен зур вакыйга”, - диде әңгәмәдәш.

Сквер Хан мәчете һәм 16 гасыр архитектура һәйкәле – Шаһгали хан тәкиясе, Сөембикә ханбикәнең гомере өзелгән урын дип саналган каберлек уртасында ясалган. “Бу хәзер үзенә күрә бер ансамбль кебек килеп чыкты. Бик матур, уңайлы сквер. Якында гына балалар бакчасы, әниләр-бәбиләр йөри, пенсионерлар да чыга. Халык бик канәгать, безгә рәхмәт әйтәләр”, - ди Илдар Бикуев.

Сөембикә скверы һәм һәйкәл кую проекты былтыр Рязань өлкәсендә муниципаль инициативалар бәйгесендә 1 миллион 808 мең акчалата ярдәм откан. “Барлыгы 2 млн 600 мең сумлык проект бу. Касыйм шәһәре администрациясе 500 мең сум, РФ мөселманнары Диния нәзарәте 300 мең сум акча бирде. Моның өчен шәех Равил Гайнетдинга рәхмәт”, - диде Илдар Бикуев.

Сөембикә сынын Санкт-Петербург скульпторы Вениамин Сидоренко ясый. Әңгәмәдәш проект буенча иҗади коллективта Илдар Бикуев үзе, Айдар Исмәгыйлев, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина, академик Индус Таһиров, Ульяновск өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин булганын әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10