ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан халкын «Сәнгать төне»нә чакыралар

28 октябрь 2019, 17:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан халкын «Сәнгать төне»нә чакыралар Кунаклар өчен лекцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр була.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 3 ноябрьдә «Сәнгать төне» акциясе була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сәнгать төне» - ел саен уздырыла торган мәдәни белем бирү акциясе, аның белән төнге чаралар сериясе төгәлләнә: ел дәвамында «Музейда төн», «Театрда төн», «Библиотөн», «Музыка төне» узды.

Масштабы буенча гаять зур чара быел җиденче тапкыр, 3 ноябрьдә узачак. Бу төннең шигаре – «Сәнгать берләштерә!». Татарстанлыларны музей, театр, китапханәләрдә көтәчәкләр. Кунаклар өчен лекцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр һ. б. оештырылачак.

Гадәттәгечә, республика музейларында, китапханәләрендә зур программа әзерләнә, бу көнне аларның күбесе соңга кадәр эшләячәк, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10