ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Димитровградта татар теле һәм мәдәнияте көненә әзерләнәләр

28 октябрь 2019, 16:46

Иҗади кичәдә татар җыр һәм биюләрен башкаручы ансамбльләр һәм солистлар катнашачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Димитровградта татар теле һәм мәдәнияте көненә әзерләнәләр. Быел әлеге бәйрәм Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан откан грант проектын тормышка ашыру кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Иҗади кичәдә татар җыр һәм биюләрен башкаручы ансамбльләр һәм солистлар катнашачак. Автономиянең актив әгъзаларын еллык эш нәтиҗәләре буенча хөрмәтләү оештырылачак.

Татар мәдәнияте һәм теле көне 9 ноябрь көнне «Восход» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә башлана.

«Шәһәр халкын бәйрәмгә чакырабыз. Керү ирекле», - дип хәбәр итә Димитровград шәһәре хакимияте матбугат хезмәте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10