ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар

28 октябрь 2019, 16:39 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Илһам Шакировны искә алдылар Концертта Илһам Шакиров җырлары яңгырады, җырчының шәхси архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә, Союзлар Йортының Колонна залында, бөек татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган концерт узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Татарстан Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд оештырды.

«Ваһапов фестиваленең бүгенге «Китмә, сандугач» программасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган. Илһам абый  Ваһапов фестиваленең башында торды. Ул фонд эшли башлауның беренче көннәреннән үк аның эшендә актив катнашты», - диде Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Концерт программасында Илһам Шакировның шәхси архивыннан фото һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Легендар җырчы янә җанатарлары, Мәскәү тамашачылары өчен җырлады.

Бу кичтә Союзлар Йортының Колонна залы сәхнәсендә танылган артистлар һәм шулай ук яшь артистлар мәшһүр җырчы репертуарыннан җырлар башкарды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10