ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә «Камаз» шоферы һәлак булган

28 октябрь 2019, 16:10 , Фото: очевидцы

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә «Камаз» шоферы һәлак булган
 Бүген республиканың Бөгелмә районында төш вакытында үлем очрагы белән юл-транспорт һәлакәте булды.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында Үзбәкстаннан килгән фура белән бәрелешүдә «Камаз» шоферы үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Авария бүген көндез Бөгелмә яныннан урап уза торган юлда булды. Биредә Үзбәкстан номерлары белән булган «МАН» фурасы һәм металл конструкцияләр ташый торган «КАМАЗ» йөк машинасы капма-каршы бәрелешкән.

Бәрелешүдән ике йөк машинасы да җимерелеп, кисәкләре юл буенча чәчелгән һәм алар тимер өеменә әйләнеп калган. Авариядә «Камаз» йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән.

«Ман» шоферын авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10