ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан халкы «дүрт көнлек» эш атнасы кертү идеясен хупламый

28 октябрь 2019, 15:54

Кешеләр дүрт көнлек эш атнасына нинди шартларда күчү мөмкин булуын аңламый.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казан халкы Россиядә дүрт көнлек эш атнасын кертү планнары турында белә, ләкин аның ни рәвешле тормышка ашырылырга мөмкин булуын күз алдына китерми һәм моңа сагаеп карый. Бу «ПромРейтинг» агентлыгы үткәргән тикшеренүләрдән күренә.

Казан халкының 40,2 проценты «дүрт көнлек» эш атнасы кертү идеясе турында белә. Тагын 21,1 проценты бу тәкъдим турында ишеткән, 16,9 проценты - аның турында белми, ә 21,8 проценты җавап бирә алмады.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең 32,5 проценты хәзерге хезмәт хакы дәрәҗәсен саклап калып, дүрт көнлек эш атнасын кертүне хуплады. Бу идеяне, тулаем алганда, 21,9 проценты хуплады. Шул ук вакытта 19,3 проценты әлеге идеяне хупламаган, ә 23,7 проценты аңа бөтенләй дә тискәре карашта. Сораштырылучыларның 2,6 проценты җавап бирә алмаган.

Шул ук вакытта Казан халкы эш көнен кыскартуга (42,1 процентка каршы 57,9 процент) өстенлек биргән. 

«Дүрт көнлек»не кертү уңай яклары арасында эш нәтиҗәлелеген арттыру, көнкүреш мәсьәләләренә читкә китү кимү, сәламәтлекне һәм гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырту, сәяхәтләр өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук эшләрне бергә алып бару турында әйтелде.

Тискәре яклары арасында хезмәт хакының кимүе, сәгатьләп түләгәндә кыскарту механикасының аңлашылмаучанлыгы, озын ял көннәре һәм ял көннәрендә үзләрен эш белән тәэмин итә алмавы аталды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10