ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан

28 октябрь 2019, 15:16 , Фото: очевидцы

Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан Бу хәл һава торышы аркасында электр утыннан мәхрүм калган Олы Мәңгәр авылында килеп чыккан.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Әтнә районында көчле җил мәктәп түбәсенең бер өлешен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бу хәл бүген көндез Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Фотода түбәнең каерылып төшкән өлеше мәктәп янындагы территориядә ятуы күренә.

Моннан тыш, һава торышы аркасында мәктәп тә, Олы Мәңгәр авылы да электрсыз калган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10