ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган

28 октябрь 2019, 14:47 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Татарстанда көчле җил аркасында йөк автомобиле ауган Гадәттән тыш хәл бүген М7 трассасында «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.

  • Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10