ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чүпрәле КФХ башлыгы дизель ягулыгын Лаештан ташырга мәҗбүр булуларына зарланды

28 октябрь 2019, 14:33

“Буаның нефтебазасы буш тора, аны вакытлыча безгә бирсеннәр иде”, - ди Равил Бикчуров.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Чүпрәледә фермерлар дизель ягулыгын алып кайтуда кыенлыклар кичерә. Бу проблеманы бүген Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе советы утырышында Чүпрәле районы фермерлары, крестьян-фермер хуҗалыгы ассоциациясе җитәкчесе, “Бикчуров КФХ” башлыгы Равил Бикчуров күтәрде.

“Буаның үзендә нефть продуктларының терминалы бар. Ә фермерлар монда Лаешка килеп алырга мәҗбүр. Буаның нефтебазасы буш тора. Марат Әхмәтовтан (Элекке авыл хуҗалыгы министры, хәзер Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Т.И. искәрмәсе) да сораган идем, ТАИФ рөхсәт итмәде, ди. Ул нефтебазаны безгә бирсеннәр иде, без бит аны түләп алабыз. Трактор су салып эшләми, аңа солярка кирәк. Фермерлык хәрәкәте үссен дисәгез, моңа игътибар кирәк”, - ди Бикчуров.

Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бу проблеманы җөпләп, үз фикерен әйтте. “Дизель ягулыгы буенча быел шулай килеп чыкты. “Татнефть” ташламалы ягулык бирде, “ТАИФ” - юк. Ә Буадагы нефтебаза “ТАИФ”ка карый, берни эшләп булмый”, - диде.

Шулай да, министр фикеренчә, бу проблема хәл ителмәслек түгел. “Ничек кенә булмасын, Буа нефтебазасына үзәкләшкән төстә кушылып, берничә фермер килә иде. Әйе, транспорт чыгымнары фермерлар җилкәсенә төшә. Ләкин сез үзегез дә оешып, ун кеше кушылып, алып кайтып, аннары бүлешә алыр идегез. Проблема күрмим. Район дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк моны”, - диде.

Равил Бикчуров “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, бу Хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип саный. “Кайтарган өчен генә бер бензовозга 30 мең сум түлибез. Бу мәсьәлә бик сүлпән чишелә. Логистика буенча шул шартларны фермерлар файдасына хәл итмиләр. Логистика дөрес төзелмәгән. Бәя билгеләү шуннан барлыкка килә. Бер тиенне сакласаң, ун тиен җыела”, - ди ул.

“Әйе, республика җитәкчелегенә рәхмәт, тирә-як төбәкләрдә ташламалы ягулык юк. Бездә бар әле, булышалар. Ләкин бу мәсьәләне көньяк-көнбатыш районнар өчен хәл итсәләр, Буа, Кайбыч, Чүпрәлегә, Тәтешкә зур файда булыр иде”, - диде Бикчуров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10