ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә

28 октябрь 2019, 13:30 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары атна уртасында кар һәм буран булуы турында кисәтә Ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бу атнада Татарстанда һава торышы начарлана - юеш кар, бозлавык һәм суыклар көтелә. Бу Россиянең Европа территориясенә төньяк атлантик циклоннарның килүе белән бәйле, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология үзәге.

Иртәгә, 29 октябрьдә, явым-төшем булмаячак, әмма төнлә температура +1...-4 градус булачак, ә көндез — 0..+5.

Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез юеш кар көтелә. Термометр баганалары төнлә -1...-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез 0..+5 булачак.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар, урыны белән буран, көчле җил көтелә. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә -1...-6 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы +1...+3 градус булачак.

Якынча фаразлар буенча, ноябрьнең беренче ике көнендә Татарстанда салкын булачак, бераз кар явачак. Төнлә температура -4...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары +1..-4 күрсәтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10