ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша

28 октябрь 2019, 12:29 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мөхәммәтшин Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнаша ТР Дәүләт Советы Рәисе инде 15 елдан артык Россияне Европа Советында тәкъдим итә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка сәфәр кылырга ниятли. Анда бүген Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе ачыла. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Конгресс һәм аның палаталары утырышларында парламентарийлар Европа илләре һәм муниципалитетларында демократия үсеше мәсьәләләре, гражданнарның карарлар кабул итү процессында, телләр сәясәтендә катнашуы, шулай ук чик буе территорияләрендә махсус салым режимын гамәлгә кертү хакында фикер алышачак», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Пленар утырышта конгресс әгъзалары белән берлектә Европа Советының 40 иленнән яшь делегатлар да катнашачак. Алар арасында яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары, студентлар һәм яшь сәясәтчеләр бар. Алар үз территорияләрендә җирле хакимиятләр белән берлектә гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Россияне Конгресста инде күп еллар тәкъдим итә. Ул ике срок рәттән Конгрессның төп комитетларыннан берсен җитәкләде. Моннан ике ел элек аңа Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Мактаулы әгъзасы исеме бирелде. Шулай ук күпьеллык эшчәнлеге һәм Европа институциясенә зур өлеш керткәне өчен Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы медале тапшырылды.

  • Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының XXXVII сессиясе 28-31 октябрь көннәрендә узачак. Сессия кысаларында бюро, комитетлар һәм сәяси төркемнәрнең утырышлары үтәчәк. Пленар һәм сессия утырышларында катнашудан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин коллегалары белән очрашулар да уздырырга ниятли. Аларда Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы әгъза-илләрендәге партнерлар белән Татарстанның төбәк диалогын алга таба үстерү мөмкинлекләре хакында фикер алышачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10