ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе имгәнгән

28 октябрь 2019, 11:33 , Фото: очевидцы

Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе имгәнгән Авария Казан – Ульяновск трассасында Кече Күккүз авылы янында булган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районында «УАЗ» һәм «Шевроле Круз» автомобильләре бәрелешкәннән соң, бер кеше үлгән, икесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

 

Бүген иртәнге алтыда Казан – Ульяновск трассасында Кече Күккүз авылы янында «УАЗ» һәм «Шевроле Круз» автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең йөртүчесе һәлак булган, «УАЗ»да барган ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Махсус хезмәтләрдә эшләүчеләр аларны машинадан чыгарып, табибларга тапшырган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10