ҺАВА ТОРЫШЫ -12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте

28 октябрь 2019, 11:02 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов ике атнага ялга китте Татарстан Президенты вазифаларын Алексей Песошин башкарачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов 28 октябрьдән алып 10 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Аның ялы турындагы боерык 26 октябрьдә имзаланган.

Татарстан Президенты ялда чагында аның вазифаларын республика Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10