ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтен үзе җитәкләячәк

28 октябрь 2019, 10:18

2018 елның декабреннән бирле премьер вазифасын башкаручы булмаган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Премьер-министры вазифаларын үз өстенә алды. Республика Хөкүмәте утырышында ул шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Радий Хәбиров сүзләренчә, төбәк министрлыкларының күпчелеге үз структурасын һәм җитәкчеләрен саклап калган. «Эшлекле Россия» рәистәше Андрей Назаров Башкортстанның беренче вице-премьеры кәнәфиенә утырган. Ул илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуына һәм социаль-икътисади өлкәгә җавап бирәчәк. 

Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетын ике комитетка бүлгән, Икътисади үсеш министрлыгын Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы итеп үзгәрткәннәр. Сәнәгать һәм инвестицион сәясәт министрлыгы хәзер – Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы, Социаль-икътисади үсеш мониторингы буенча дәүләт комитеты Конкурентлы сәясәт буенча дәүләт комитеты дип аталачак.

2015 елның ноябрендә Башкортстан Хөкүмәтен Рөстәм Мәрданов җитәкләгән, моңа кадәр ул беренче вице-премьер булган. Президент Рөстәм Хәмитов 2012 елдан алып 2015 елның ноябренә кадәр ике вазифаны да башкарган. 2018 елның декабрендә Мәрданов Россия Банкының Урал идарәсенә эшкә күчкән, шуннан бирле премьер кәнәфие буш торган.

  • 2019 елның сентябрендә Радий Хабиров, 82 процент тавыш җыеп, Президент сайлауларында җиңеп чыкты. Республика Конституциясе нигезендә аның башлыгы, Премьер-министрны, аның урынбасарларын һәм башка министрларны билгеләп, төбәк Хөкүмәтен формалаштыру хокукына ия.
  • Радий Хәбиров, Рөстәм Хәмитов вакытыннан алда отставкага киткәннән соң, 2018 елның октябреннән бирле вакытлыча Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкарды. Аңа кадәр ул Президент администрациясендә эшләде һәм Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре мэры булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10