ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Менделеевскиның бер авылында яшәүче Мәскәүдә "Кош оҗмахы" проектын тәкъдим итте

28 октябрь 2019, 05:27 , Фото: mendeleevskyi.ru/

Менделеевскиның бер авылында яшәүче Мәскәүдә Чара "Алтын көз-2019" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

(Менделеевск, 28 октябрь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары", Анжела Райсян). Менделеевскиның Монай авылында яшәүче Артём Мессеев Мәскәүдә авыллар инициативалары форумында "Кош оҗмахы" проектын тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Чара "Алтын көз-2019" агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды. Уңышлы үсеш территориясе проектларына арасында Ленинград, Төмән, Рязань, Нижегород, Владимир, Новосибирск, Алтай һәм Краснодар өлкәләре бар.

Артём Мессеев сүзләренчә, "Кош оҗахы" проекты, кече бизнеска өйрәнү буенча, үзендә крестьян (фермерлык) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны, белем мәйданчыгын һәм коворкингны булдыруны күздә тота.

Моннан тыш, туристлык объектларын төзү һәм инфраструктура үсеше планлаштырыла. Аның активистлары табигый ресурсларны сакчыл куллану идеяләрен һәм икенчел чималны сортларга аеруны хуплыйлар.

Үсеш командасы Россия яшьләр грантын алды. Бу уңайдан кош үрчетү буенча яшь гаиләләрне өйрәтү күздә тотыла.

Презентация йомгаклары буенча экспертлар ничек итеп финанс юнәтү һәм яклау табу, "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасына керү турында сөйләделәр, һәр командага мөһим киңәшләр бирделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10