ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Уфада «Мизгелләр» татар халык театры яңа проектка әзерләнә

28 октябрь 2019, 01:20 , Фото: tatar-congress.org/

Уфада «Мизгелләр» татар халык театры яңа проектка әзерләнә Осталык дәресләрен Уфа "Нур" дәүләт татар театры артистлары үткәрде.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). 19 ноябрьдә Уфада "Мизгелләр" Кушнаренко татар халык театры артистлары чыгышы тәкъдим ителәчәк. Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылачак "Театр яктылыкка, нурга илтә!" проекты чикләрендә чираттагы репетиция һәм осталык дәресләре булды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтында хәбәр ителә.

Осталык дәресләрен Уфа "Нур" дәүләт татар театры артистлары — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина һәм Айнур Баянов үткәрде.

Шулай ук спектакльдә уйнаучы һәрбер үзешчән артистның чыгышына тулы характеристика биреп, үз фикерләрен белдерде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Галимҗанов хореография, гомум режессура буенча киңәшләрен бирде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10