ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Чистайда татар халык ашлары тәкъдим ителде

27 октябрь 2019, 19:08 , Фото: chistopol-rt.ru/

Чистайда татар халык ашлары тәкъдим ителде Камыр ризыклары матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.

(Чистай, 27 октябрь, "Татар-информ", "Чистай-информ"). Чистайның Акбулат авылы клубы белгечләре узган Татар мәдәнияте көннәренә багышланган чараларны башлады. Әлеге проект кысаларында беренче очрашу "Татар халык ашлары" дип исемләнгән татар милли аш-су күргәзмәсенә багышланган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр пешергән кош теле, чәкчәк, бәлеш, өчпочмак һәм башкалар тәкъдим ителде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карады. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.

Авылыбызның йөзек кашы булган Ак әби "Татар халкының киләчәге бик матур. Рәхмәт сезгә, кызлар!", дип үз фикерен әйтте.

Алга таба очрашу шифалы үлән чәйләре эчеп, мул табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10