ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшь татарстанлыларны бөтенроссия экология конкурсында катнашырга чакыралар

27 октябрь 2019, 16:12

Экоотрядларга 1 ноябрьгә кадәр катнашуга гариза бирергә кирәк.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 1 ноябрьдә «На старт, эко-отряд» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомуми һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында кимендә дүрт кешедән күптән түгел төзелгән, шулай ук гамәлдәге отрядлар да гариза бирә ала.

Проектлар өч төп юнәлеш буенча каралачак: экологик тикшеренү, экоагарту һәм «яшел» стартап.

Катнашу өчен яшь экоактивистларга ecocentrdom@gmail.com электрон адресы буенча гариза бирергә кирәк. Читтән торып катнашучыларга коллектив кураторларына киләсе елның 15 гыйнварына шул ук адреска бер юнәлеш буенча проект җибәрергә кирәк.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10