ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан ЮХИДИ башлыгы Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады

27 октябрь 2019, 15:50

Игорь Новиков автотранспорт оешмалары хезмәткәрләренә максатларына ирешүдә уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Игорь Новиков шәһәр транспорты хезмәткәрләрен Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ул билгеләп үткәнчә, бу - машина йөртүчеләр генә түгел, ремонт эшчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр, автотранспорт фирмалары башлыклары һәм үз бурычын намус белән үтәүчеләрнең дә һөнәри бәйрәм.

«Бу кешеләрнең үз һөнәрләренә тугрылыгыннан һәм аларның җаваплылыгыннан башка шәһәрнең көндәлек тормышы үз хәрәкәтенең гадәти ритмын югалтачак. Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм шәхсән үз исемемнән бу көнне һөнәри бәйрәме дип санаучыларга намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, - диде Игорь Новиков.

Шәһәр ЮХИДИ башлыгы ышанычлы автомобиль юлының теләсә кайсы торак пунктта яшәүнең нигезе булуын күрсәтте диде. Ул шәһәрләрне һәм төбәкләрне үзара бәйли, кешеләрне очраштыра. Автомобиль транспорты бүген икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларының даими эшен тәэмин итә торган төп чара булып тора.

«Ышанам ки, сез үзегезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез, хезмәтне нәтиҗәле оештырып, куелган бурычларыгызны лаеклы төстә үтәрсез! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм муллык телим», - диде Игорь Новиков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10