ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанның Актүбә өлкәсендә борынгы алтын эшләнмәләр табылган

27 октябрь 2019, 15:26

Археологлар барлыгы 15 эшләнмә тапкан.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казахстанның Актүбә өлкәсендә археологлар алтын бизәнү әйберләре күмелгән Сармат юлбашчысы җирләнгән урынны тапкан. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Сарматлар - безнең эрага кадәр IV гасырдан безнең эраның беренче гасырына кадәр Евразиянең Дунайдан алып Арал диңгезенә кадәр далада яшәгән күчмә кабиләләрдән торган халык.

Күмү Актүбә өлкәсенең Темирск районы Таскоп торак пункты тирәсендә табылган. Археологлар фикеренчә, биредә борынгы шәһәр булган. Анда тикшеренүләрне берничә ай дәвамында Казахстанның Маргулан исемендәге археология институты хезмәткәрләре уздырган.

«Казу эшләре августта башланды. Барлыгы 15 каберлек табылган, быел аларның дүртесе тикшереләчәк. Аларның берсендә 5 метр 70 сантиметр тирәнлектә «алтын кеше» табылган. Аның билбавы, шлемы, шулай ук төрле эшләнмәләр алтын белән капланган. Бу кеше юлбашчы булган дигән фикер бар. Тикшеренү дәвам итә», - дип сөйләде Темирск районы хакимияте җитәкчесе Жолдас Калмагамбетов.

Галимнәр мәгълүматлары буенча, табылган каберлекләр безнең эраның V гасырына карый. Хәзер табылган әйберләр Алма-Атага алга таба өйрәнү өчен җибәреләчәк. Шул ук исемдәге җирлектән ике чакрым ераклыктагы Таскоп каберлеге якындагы өч елда тулысынча тикшереләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10