ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды

27 октябрь 2019, 15:10 , Фото: muslim.ru

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды Ислам дөньясы тарихы сакланган открыткаларда мәчет, гыйбадәт урыннары, зират, мавзолей, төрле вакыйгалар һ.б. сурәтләнгән.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «XIX гасыр ахыры XX башында Россия империясендә Ислам - почта открыткасында» күргәзмәсе ачылды. Аның өчен материалларны коллекционер Ибраимов Низами һәм Мәскәү шәһәре Кырым татарлары якташлыгы биргән.Бу турыда Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Галәветдинов, тарихчы Низами Ибраһимов, җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәхәллә вәкилләре катнашты.

Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов сүзләренчә, бүгенге көндә, компьютерлар кешеләрнең аерылгысыз өлешенә әверелгән вакытта, күпчелек почта маркасының нинди икәнлеген белми. Әлеге күргәзмәдә ислам тарихы белән танышырга мөмкин.

Ислам дөньясы тарихы сакланган открыткаларда мәчет, гыйбадәт урыннары, зират, мавзолей, төрле вакыйгалар һ.б. сурәтләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10