ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда җиңел машина юл кырыена төшеп киткән автомобильдә ике кеше имгәнгән

27 октябрь 2019, 14:50

Юл-транспорт һәлакәте Саз-Тамак авылына керү юлында булган.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Кукмара районында әйләнеп түбәсенә капланган «Ладе X-Ray» авомобилендә ике кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Һәлакәт кичә кич Саз-Тамак авылына керү юлында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче идарә итә алмаган, җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм түбәсенә әйләнеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10