ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

“Ак Барс” хоккей клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Олег Ли: Казанның үз аурасы бар

27 октябрь 2019, 11:00 , Фото: ak-bars.ru

“Ак Барс” хоккей клубына яңа гына күчкән һөҗүмче Олег Ли: Казанның үз аурасы бар "Шәһәр Универсиададан соң бик нык үзгәргән", - ди спортчы.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Алсу Гыйльманова). Санкт-Петербургның “СКА” клубыннан әле яңа гына “Ак Барс"ка күчкән һөҗүмче Олег Ли Казан турында беренче тәэсирләре белән уртаклашты.

“Дөресен генә әйткәндә, Казанда балачакта да, уеннар белән дә булганым булды. Әлбәттә, монда бик матур. Питер һәм Мәскәү шәһәрләре турында әйтеп тормыйм инде, ләкин Казанның үз аурасы бар. Шәһәр Универсиададан соң бик нык үзгәрде, матурайды. Һичшиксез, монда бик шәп”, - диде хоккейчы.

Аннан тыш, Олег “Командада берәрсе татар телен өйрәтмәдеме әле?” - дигән сорауга, көлеп: “Әлегә юк, бар нәрсә дә үз вакытында”, - дип җавап кайтарды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10