ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада автокибет цехында техника янган

27 октябрь 2019, 11:36

Янгын Төзүчеләр бистәсендә автозапчастьлар җитештерү һәм күпләп сату оешмасы бинасында чыккан.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада автокибет цехында чыккан янгында төягеч һәм ике бетон болгата торган җайланма янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Янгын Төзүчеләр бистәсендә Якты урамында автозапчастьлар җитештерү һәм күпләп сату оешмасы бинасында чыккан. Янгын сүндерүчеләрне сакчы каршы алган. Ул бина эчендә кешеләр һәм газ баллоннары булмавын хәбәр иткән.

Янгынны 20 минутта сүндергәннәр. Янгын 140 кв метрга зыян китергән, цех эчендәге төягеч, ике бетон болгату җайланмасы, өч җылылык вентиляторы һәм ике вибройстел янып беткән.

Янгын электр челтәренә тоташтырылган техник җиһазларны монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10