ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда төнлә күп катлы йортта чыккан янгында кыз бала зыян күргән

27 октябрь 2019, 10:45 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда төнлә күп катлы йортта чыккан янгында кыз бала зыян күргән Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

(Казан, 27 октябрь «Татар-информ»). Бүген төнлә Казанның күп катлы йортының беренче катында электр щитында чыккан янгында ун яшьлек кыз зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Кичә төнлә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Нокса авышлыгы урамындагы 27нче йортта янгын турында хәбәр килде.

Һәлакәт урынына килгән 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен иллегә якын кеше каршы алды. Йортта яшәүчеләр ун катлы йортның беренче катында электр щиты януын хәбәр итте.

Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Янгында дүртенче катта яшәүче ун яшьлек кыз зыян күргән. Баланы сөрем исенә агулану билгеләре белән Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

«Янгын электр җиһазын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан булырга мөмкин», – диделәр министрлыкта.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10