ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Зәй ансамбле Халыкара фестивальдә призлы урын алган

27 октябрь 2019, 09:15 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәй ансамбле Халыкара фестивальдә призлы урын алган Зәй ансамбленә Краснодар, Пермь крае, Башкортостан, Свердлов өлкәсе, Самара, Санкт-Петербург һәм Казахстаннан килгән коллективлар көндәш булган.

(Зәй, 27 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең "Елмаю" хореографик ансамбле "Сәнгать планетасы" Халыкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Үз эшенең остасы, тәҗрибәле хореограф Лидия Нестягина җитәкләгән әлеге коллектив дәрәҗәле фестивальдә дүрт призлы урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурска республика, Бөтенроссия, Халыкара фестивальләрдә җиңү яулаган алты номер сайланган. Кече төркем анда "Данс-оркестр" һәм “Гулливер Лилипутия илендә", уртанчылар "Жостовский букеты" һәм "Калфагым", катнаш төркем исә кызыклы һәм көлкеле "Урман флешмобы" һәм "Ялган әкият" композицияләре белән чыгыш ясаган. Шулай ук Лидия Нестягина татар биюен башкарган.

Зәй ансамбленә Краснодар, Пермь крае, Башкортостан, Свердлов өлкәсе, Самара, Санкт-Петербург һәм Казахстаннан килгән коллективлар көндәш булган. Шулай да, Зәй коллективы үзенең көчле икәнен күрсәтеп, призлы урын алуга ирешкән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10