ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Буа каратэчылары Россия кубогында унбер медаль алган

27 октябрь 2019, 08:25 , Фото: buinsk-tat.ru

Буа каратэчылары Россия кубогында унбер медаль алган Бәйгедә 15 регионнан 600 спортчы катнашкан.

(Буа, 27 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). 18-20 октябрьдә Яңа Чабаксарда унынчы Россия кубогы узды. Анда “Ак Барс” клубында шөгыльләнүчеләр  5 алтын, 3 көмеш, 3 бронза медаль яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

12-13 яшьлекләр арасындагы ката буенча команда дисциплинасында беренче урын бер алтын медаль китерде.

Команда составында М.Вахитов исемендәге гимназиядән Азамат Хәсәнов, Рамазан Исхаков, Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Камилла Чернеева көч алышты. Шәхси беренчелектә Азамат Хәсәнов тагын ике медаль алды. Кобудо катада – беренче урын, нунчаки кумитэда икенче урын алды. Рамазан Исхаков кобудода икенче, нунчаки кумитэда өченче урын алды. Камилля Чернеева кобудо катада беренче, катада өченче урын алды.

18 яшь һәм өлкәнрәкләр категориясендә Миләүшә Латыйпова катада өченче, кобудо катада икенче урын яулады. 5 номерлы гимназиядән Айрат Гыйззәтуллин кобудо катада дүртенче урын алды.

Каратэчыларның теренеры һәм укытучысы Ринат Хәсәнов белдерүенчә, уңышлар җиңел килмәгән. Бәйгедә 15 регионнан 600 спортчы катнашкан.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10