ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан делегациясе Түбән Новгород татар яшьләре форумында катнашты

27 октябрь 2019, 05:20 , Фото: Илнар Садеков

Татарстан делегациясе Түбән Новгород татар яшьләре форумында катнашты Россия һәм Татарстан башкалалары кунаклары өчен шәһәр администрациясе тарафыннан экскурсияләр оештырылды.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ").  19-20 октябрьдә Түбән Новгородта татар яшьләре форумы булып узды. Форумга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова җитәкчелегендә Татарстан делегациясе дә килде. Бу турыда Түбән Новгородның  "Туган як" газетасы хәбәр итә.

Түбән Новгород шәһәр администрациясе, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Туган як” өлкә иҗтимагый-сәяси газетасы редакциясе булышлыгы белән оештырылган әлеге чарага башкаладан, өлкә үзәгеннән, Дзержинск, Кыстау шәһәрләреннән, районнардан иллегә якын яшь егет-кыз җыелган иде.

Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан яшь татарлар арасында элемтәләрне ныгыту, алар тәкъдим иткән милли проектларга ярдәм итү, мәдәният, дин, фән, спорт һәм тарихны өйрәнү өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау максаты белән оештырылган форумның беренче көне Түбән Новгородның Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институтында узды.

Түбән Новгородның җирле “Нур” милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Тимур Шарафутдинов “Халыкны һәм бизнесны берләштерүче экосистема” проекты кысаларында Түбән Новгород татарларының бизнес-картасын тәкъдим итте, хәтта бу көнне форумда катнашкан һәркемгә шушы карталарны өләшеп чыкты.

Мәскәүдәге Нижгар татарлары якташлыгы лидеры Руслан Смолин “Нижгарfest” турында сөйләде, Руслан Камаевның «Нижгар татарлары генеологиясе» проекты катнашучыларны битараф калдырмады. ТatАpp — татар мобиль кушымтасы турында кызыклы доклад белән мәскәүле Илдар Фәйзуллин чыкты.

Россия һәм Татарстан башкалалары кунаклары өчен шәһәр администрациясе тарафыннан экскурсияләр оештырылды.

Шул ук көнне форумга нәтиҗә ясалды, оештыру комитеты карары буенча, чираттагы шундый чара 2020 елның март аена билгеләнде, ул Мәскәүдә узачак дип күздә тотыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10