ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсенең Кузоватово районында татар бәйрәме үткәргәннәр

27 октябрь 2019, 02:30 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск өлкәсенең Кузоватово районында татар бәйрәме үткәргәннәр Өлкәнең Кузоватово татарлар иң аз яши торган сирәк районнарның берсе.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Ульяновск өлкәсе районнарында татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздыру дәвам итә. Өлкәнең Кузатово районында да татар бәйрәме үткәрделәр. Бу турыда  "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кузоватово татарлар иң аз яши торган сирәк районнарның берсе. Монда авылларда гына түгел, район үзәгендә гомер итүче милләтәшләребез дә бик аз. Аларның гомуми саны, рәсми мәгьлүматлар буенча биредә, нибары өч йөзләп кенә татар исәпләнә. Шуңа күрә моңа кадәр бу районда татар мәдәнияте көне уздырмауның сәбәбе дә әнә шул - татарларның аз булуыдыр.

Өлкәнең татар автономиясе монда гомер итүчеләрнең теләге буенча район үзәге Кузоватовода мондый чара уздыруны планга керткән иде. Район мәдәният йортында татар бәйрәме узды. Зал шыгрым тулы булмаса да, тамашачы байтак жыелган иде.

Бәйрәмдә чыгыш ясап район башлыгы А.Вильчик монда яшәүче һәм эшләүче дин кардәшләребезнең тормыш-көнкүреше турында сөйләп, аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, Ульяновск өлкә татар мәдәният үзәге артистлары зур концерт программамын тәкьдим итте.

Бәйрәмдә катнашучылар чара өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә шундый чараларны кабат оештыруны сорады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10