ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалинда татар герое хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар

27 октябрь 2019, 00:44 , Фото: tatar-congress.org

Сахалинда татар герое хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар Көньяк Сахалин шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, "Пока память жива" дип аталган грант откан проектны тормышка ашырды.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Көньяк Сахалин шәһәрендә 15 ел яшәгән Советлар Союзы Герое Хәсәншин Мансур Рахип улы истәлегенә мемориаль такта ачканнар. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк Сахалин шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, "Пока память жива" дип аталган грант откан проектны тормышка ашырды. 

Тантанага шәһәр хакимиятенең Эчке эшләр департаменты директоры Дмитрий Хайбриев, ветераннар советы рәисе Николай Литвинов җитәкчелегендә ветераннар, Сахалин таможнясы вәкилләре, шәһәрнең 8 мәктәп укучылары катнашкан.

Тантананы татар автономиясенең аксакалы, Сахалин өлкәсенең иң хөрмәтле шәхесләренең берсе Динур Шәймәрданов ачкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10