ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама үзәк китапханәсендә пешекчеләр бәйгесе үтте

27 октябрь 2019, 07:46 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Кама үзәк китапханәсендә пешекчеләр бәйгесе үтте "Яхшы пешекче табибка тиң" бәйгесе катнашучыларга да, җанатарларга да – гомумән, килгән кунакларга бик ошады.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Түбән Каманың Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Яхшы пешекче табибка тиң" дип аталган аш-су бәйгесе үтте. Бу хакта китапханәнең социаль челтәрдәге төркеменә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Әлеге чараның үзенчәлеге шунда ки, "Түбән Кама гүзәле" конкурсында катнашучы китапханәбез хезмәткәре, бүгенге кичәне алып баручы – Гөлназ Шалафаеваны бәяләр өчен "Ковер" яшьләр үзәгеннән оештыручы Диана Ахунова килгән иде.

Аш-су бәйгесендә күп профильле көллиятнең пешекче һөнәрен сайлаган 2нче курс студентлары "Өй эше", "Гаҗәеп бизәлеш", "Көлгенә", "Бигрәк тәмле бәрәңге", "Дуслык", "Милли ашлар" дип аталган этапларда ярышып, табышмакларны чишеп, мәкаль-әйтемнәрне дәвам итеп, үзләренең белем һәм осталыкларын уен формасында тикшерделәр.

"Яхшы пешекче табибка тиң" бәйгесе катнашучыларга да, җанатарларга да – гомумән, килгән кунакларга бик ошады.

Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирү әлеге сылтама аша алып барыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10