ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде

26 октябрь 2019, 22:50 , Фото: apastovo.ru

Апаста төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Апаска эш сәфәре белән килде.

(Апас, 26 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ").  Апаста яңа төзеләчәк янгын-коткару бүлегенең урыны билгеләнде һәм бинаның нигез урынына капсула куелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Апаска эш сәфәре белән килде. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге коллективы белән очрашты. 

Янгын-коткару депосы “Мелиорация ПМК”сы ишегалдында урын алачак. Барлык уңайлыклары булган хезмәт урыны төзелешен 2020 елның 30 августына төгәлләү бурычы куела. Бина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10