ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Балаларда эндокрин биз патологияләре арта башлаган

26 октябрь 2019, 17:26 , Фото: архив/Рамиль Гали

Балаларда эндокрин биз патологияләре арта башлаган Табиб сүзләренчә, 5 яшьтән үк эндокрин системасында тайпылышлар ачыкланган балалар бар.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Балаларда эндокрин биз патологияләре арта башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Республика клиник онкологик диспансерның калкансыман биз һәм башка эндокрин органнарда шешне ачыклау һәм дәвалау үзәге мөдире Зинаида Афанасьева әйтте.

"Эндокрин бизләр патологиясе актуаль проблема. Бу экологик вазгыятькә бәйле. Олылар гына түгел, балалар да авырый, хәтта калкансыман биз рагы белән дә. Ел саен 1-2 елда бер бала ачыкланса, хәзер елына 2-3 балада проблемалар ачыклана", - диде табиб. Аның сүзләренчә, 5 яшьтән үк эндокрин системада тайпылышлар ачыкланган балалар бар. Иң еш теркәлгән очраклар җенси өлгерешкә кадәр һәм җенси өлгереш чорында, ди табиб.

"Экологик вазгыять имин түгел. Иң күп очраклар Казанда, Казан яны районнарында, Түбән Камада, Түбән Кама яны районнарында, Әлмәттә һәм Әлмәт тирәсендә ачыклана. Бу проблемага Хөкүмәтнең игътибарын юнәлтү зарур. Экологиягә игътибар кирәк. Бу балалар авырулары артуда чагылыш таба", - дип әйтте Зинаида Афанасьева.

Табибларга калкансынман бизләрендә төрле проблемалары булганнар килә. "Аларда я зоб, я шеш, я аутоимммун тиреоидит кебек диагнозлар раслана", - ди белгеч.

  • 25-26 октябрьдә Казанда эндокрин хирургия буенча XXIX Россия симпозиумы узды. Табиблар калкансыман биз рагы һәм гормоннар дөрес эшләмәү белән бәйле башка эндокрин патологияләрне дәвалау турында фикер алышты.

"Безнең республика өчен бу патология актуаль. Аны төрле белгечләр дәвалый - онкологлар, зобтан операция ясаучы хирурглар, йод терапиясен уздыручы радиотерапевтлар, химия терапиясен үткәрүче клиник онкологлар, Узи-диагност та, цитологлар да катнаша, шуңа күрә бу симпозиум эндокрин системасы авыруларын ачыклауда мультидисциплинар карашка багышланган", - диде Зинаида Афанасьева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10