ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Уфадан SMM белгече: Социаль челтәрләрдә башкорт шрифты белән язу пропагандалана

26 октябрь 2019, 16:49 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Уфадан SMM белгече: Социаль челтәрләрдә башкорт шрифты белән язу пропагандалана Татарстандагы башкорт яшьләренә SMM, социаль проектлар буенча лекция укыдылар.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Башкортстандагы социаль челтәрләрдә, мессенджерларда башкортча язганда башкорт шрифтын куллану пропагандалана. Бу хакта башкорт телен саклау һәм үстерү фондының пиар-белгече Назгөл Галиева "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

“Башкорт телендә сөйләшүче башкорт яшьләре күп түгел. Бездә башкорт телендә башкорт шрифты белән язышуны популярлаштыру өчен бик күп әңгәмәләр, диалоглар, бик көчле пропаганда алып барыла. Проект җитәкчеләре, башкорт SMM белгечләре шул хакта сөйли", - диде ул.

Бүген Казанда, Халыклар дуслыгы йортында Назгөл Галиева Татарстандагы башкорт студентлары белән очрашуда социаль челтәрләрне алып бару турында сөйләде. Белгеч фикеренчә, башкорт телле төркемнәрдә, башкортча постларга рус телендә җавап бирү дөрес түгел. Социаль челтәрләрдә андый кешеләргә тәэсир итү алымнары кулланыла.

"Башкорт телендә язылган постны рус хәрефләре белән язу әллә ничек. Шуңа күрә, башкорт телендә язышырга, фикер алышырга, комментарийлар язарга тырышабыз. Диалогларда рус телендә язучыларга җавап бирмәскә мөмкиннәр. Аларны күрмәмешкә салышалар", - диде ул.

"Син башкортча язсаң, барыбер ниндидер рух бар, һәрвакытта да ярдәм итәсе килә", - ди ул. Назгөл әйтүенчә, башкорт телендә, башкорт шрифтын кулланып язу хуплана. Андроидлар өчен башкорт клавиатурасының 3-4 варианты бар, диде ул.

"Башкорт шрифтлы клавиатура булмаганда, бозып рус хәрефләре белән яза идек. Алга таба шундый күренеш сизеп алдым - кулдан язганда да, сүзләрне бозып, башкорт хәрефләре элементларын онытып, рус хәрефләре белән яза башладык. Хәрефләр бутала башлый. Бу дөрес түгел", - ди Назгөл. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10