ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстан һәм Татарстан районнары арасында дуслык кичәләре үтә башларга мөмкин

26 октябрь 2019, 15:03 , Фото: Абдул Фархан

Башкортстан һәм Татарстан районнары арасында дуслык кичәләре үтә башларга мөмкин Татарстанда Башкорт мәдәнияте көннәре Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан һәм Башкортстан районнарында уртак мәдәни чаралар уздырырга кирәк дип килеште Татарстанда Башкорт мәдәнияте көннәрендә катнашучылар. Казанның Дуслык йортында Башкорт мәдәнияте көннәре үтте.

Татарстанда Башкорт мәдәнияте көннәре Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган. Башкорт мәдәнияте көннәре кысаларында Казанда курай, кубызда уйнау буенча мастер-класслар, вокал һәм хореография дәресләре үтте.

"Без Башкортстаннан зур делегация килдек. Биредә ике республика вәкилләре үзара аралашу мөмкинлеге туды. Очрашуыбызны "Саумысез, якташлар" дип атадык. Бүген проблемаларны уртага салып сөйләшик", дип тәкъдим итте Башкортстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Бөтендөнья Башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президентының Милли эшләр идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин һәм башкалар бар иде.

Очрашуда катнашучы башкорт яшьләре Казанда үзләре оештырган чаралар турында мәгълүмат бирделәр. Ə өлкән буын вәкилләре чараларны зуррак масштабта уздырырга ярдәм сорады. Республикаларның хакимият вәкилләре грантлар алу мөмкинлеген искәртте, ярдәм итү мөмкинлекләренә ышандырды.

Катнашучыларның Татарстан һәм Башкортстан районнары арасындагы мәдәни чараларны җанландырып җибәрү тәкъдиме ике республика хакимияте вәкилләре тарафыннан хуплап каршы алынды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10