ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

2020 елда Нижневартовскида Каюм Насыйри исемендәге институт филиалы ачыла

26 октябрь 2019, 16:07

Татар җәмгыяте – шәһәрдә иң зурлардан берсе, биредә татар милләтеннән 40 меңләп кеше яши.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 2020 елда Нижневартовскида Каюм Насыйри исемендәге институт филиалы ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нижневартовск милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча Россиянең иң яхшы муниципалитеты дип танылды. Уңышның сере - диаспоралар һәм милли берләшмәләр белән системалы эш – ә алар, шәһәрдә, рәсмиләре генә дә 25.

«2020 елда Нижневартовскида Каюм Насыйри исемендәге институтның (Казан федераль университеты бүлекчәсе) филиалы ачылачак. Тәкъдим шәһәр хакимияте тарафыннан хупланды, безгә муниципаль бина биреләчәк. Мондый филиаллар нибары җиде, шуларның икесе Кыргызстан һәм Казахстанда. Төрле яшьтәге өлкәннәр татар телен һәм язуын бушлай өйрәнү мөмкинлеге алачак», - дип сөйләде автономия башлыгы Рафаил Мөхәммәтҗанов. Курслар тәмамланганнан соң сертификатлар тапшыру каралган.

  • Татар җәмгыяте – шәһәрдә иң зурлардан берсе. Биредә татар милләтеннән 40 меңләп кеше яши. 2021 елда федераль Сабантуйның нәкъ менә Нижневартовскида узачагы гаҗәп тә түгел. Бәйрәмгә шәһәрдә мәчет төзелеше тәмамланыр дип планлаштырыла.

«Мирас» Президент гранты акчасына Муса Җәлил исемендәге интерактив музей ачылды, бина белән администрация янә ярдәм итте. Автономия «Патриот» балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә зал алды.

«Хакимият ярдәменнән башка бер генә проект та гамәлгә ашырылмас иде, без үз идеяләребез белән киләбез һәм безгә төрле – техник, консультатив ярдәм күрсәтәләр. Җәмәгатьчелек һәм администрациянең бергә эшләве мөһим», – дип саный Рафаил Мөхәммәтҗанов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10