ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты

26 октябрь 2019, 14:23 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты Идел буе федераль округында беренчел медицина ярдәмен оештыруны камилләштерүдә җәмәгатьчелек фикер алышуы «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында уза.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетында Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов комитет рәисе Дмитрий Морозов җитәкчелегендәге делегатлар белән беренчел медицина-санитар ярдәме оештыруны камилләштерү, халык белән эшләү һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.

Морозов сүзләренчә, Идел буе федераль округы территориясендә беренчел медицина ярдәмен оештыруны камилләштерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында уза. Депутат үзе проектның координаторы булып тора.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н Минниханова с членами Комитета Государственной Думы ФС РФ по охране здоровья во главе с председателем Комитета Государственной Думы ФС РФ по охране здоровья Дмитрием Морозовым.

Очрашуда шулай ук Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков һәм башкалар катнашты.

Татарстанда Дәүләт Думасы депутатлары Комлы Кавал табиблык амбулаториясендә булдылар, «Мобиль поликлиника» күчмә комплексының эшен һәм «Бердәм кардиолог» республика программасын өйрәнделәр.
  Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н Минниханова с членами Комитета Государственной Думы ФС РФ по охране здоровья во главе с председателем Комитета Государственной Думы ФС РФ по охране здоровья Дмитрием Морозовым.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10